Талантлы һәм перспективалы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга һәрьяклап ярдәм итү максатыннан, 2019 елның 30 октябрендә Казан шәһәрендә "Талантлар бердәмлеге"Халыкара конкурсы узды. Конкурста балалар һәм яшүсмерләр сәнгать коллективлары, вокал, хореография, цирк һәм театр жанрлары, инструменталь башкару солистлары, 4 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге балалар мода театрлары катнашты.
"Вокал ансамбльләр" номинациясендә "Улыбка" вокаль ансамбле 1 нче дәрәҗә лауреат дипломына һәм "Вокал - соло" номинациясендә Хәбибуллина Зәлинә 2 нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Нурмеева Л.И.). Театр бүлеге укучылары Корбангалиев Булат һәм Глухова Элина шулай ук 1 дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар (җит. Хәбибуллина Д. Р.)