2019 елның 2 ноябрендә «Зилант " спорт мәктәбендә 2005-2012 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында «Таеш» мәчете призына йөзү буенча «Зилант»Спорт мәктәбе беренчелеге узды. Ярышларда 100дән артык бала катнашты, үз узышларында җиңүчеләр: Язилә Хәбибуллина, Эмиль Хәбибрахманов, Рузилә Нуриева, Булат Сибгатуллин, Милана Сковородина, Әмир Михайлов,Чулпан Мотыйгуллина, Эмиль Степанов, Никита Данилов, Камил Хәбибуллин, Эдуард Кругляков, Кәрим Шәфигуллин, Полина Поткина,Энҗе Усманова,Таңсылу Рәхимҗанова, Динә Антонова, Эльза Михайлова, Алия Сафина. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.