2019 елның 2 ноябрендә Боз сараенда Халык бердәмлеге көненә багышланган ветераннар командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Кукмара, Арча, Сосновка, Балтач, Байлар Сабасы командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Сосновка», икенче урынны «Арча», «Кукмара» командасы җиңүче булды.
«Иң яхшы капкачы» номинациясендә Олег Мөхәммәтҗанов (Арча) бүләкләнде,
«Иң яхшы сакчы «- Айрат Сәйфетдинов (Кукмара),
« Иң яхшы һөҗүмче» - Альберт Хәбибрахманов (Сосновка),
«Иң яхшы уенчы» - Ягъфәр Зыятдинов (Кукмара).
Турнир призерлары Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе кубоклары белән бүләкләнде.
.gif)