5 ноябрь көнне, капиталь ремонттан соң тамашачылар залын ачу кысаларында, Туембаш авылында район мәдәният йортының иҗат төркеме шушы истәлекле көнгә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм концерты куйды. Концерт программасы барышында тамашачыларны авыл җирлеге башлыгы И.Ф. Гарипов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Р. Б. Нуриев котлады, ул иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.