2019 елның 8 ноябрендә Марий Эл Республикасының Мари-Төрек поселогында 2011 елда туган командалар арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган хоккей турниры булып узды. Турнирда Мари Төрек, Йошкар-Ола, Кукмара командалары катнашты.
Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны Йошкар-Ола шәһәренең «Спартак – 2» командасы, икенче урынны Йошкар – Ола шәһәренең «Спартак-1» командасы, беренче урынны тренер Ганиев и. М. җитәкчелегендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы алды.
«Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Айзат Галимуллин (Кукмара) бүләкләнде.
Район башлыгы Лариса Яндыбаева призерларны җиңү белән котлады һәм кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.