Юллар киләчәккә илтә

2012 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе
Иң күләмле эш Бөяр тавында булды, әлбәттә. Беренче октябрьгә биредә 63 миллион сумлык төзү эшләре башкарылган. Эш әле дә дәвам итә. Юл кырыйларындагы инженерлык корылмаларын ясау, юл билгеләрен кую бара. Бөяр чишмәләреннән саркып чыккан су аккан торбаны КамАЗ сыярлык тоннель белән алыштырган төзүчеләр. Бу эшне эшчеләр Ранис Газизҗанов, Зөфәр Хәкимов, Фәрхәт Абраров, Фәнил Яһудин, экскаваторчы Родион Асапов мастер Зөлфәт Әхмәдуллин җитәкчелегендә (рәсемдә) башкарып чыкканнар.
-Егетләр чын мәгънәсендә муеннан сазга батып эшләделәр - ике метрга җиткән катламдагы ләмне алып бетерергә кирәк бит! - дип, егетләрнең фидакарь хезмәте белән горурланып сөйли участок җитәкчесе Илшат Мәгъфүр улы Вилданов.
Зөлфәт Әхмәдуллин Казанда төзүчеләр колледжын тәмамлагач, биш ел "Камдорстрой"да эшләп ала да, Кукмарада үз йортын җиткереп төпләнә. Гаиләдә тупырдап ике малай үсеп килә - күз генә тимәсен!
-Асфальт-бетон заводы продукция чыгармаган көннәрдә анда эшләүче технолог-лаборант Айнур Мостафин, мастер Илсур Гарипов, оператор Мәхмүт Нурмөхәммәтов, компрессор машинистлары Зөлфәт Фәхретдинов белән Илһам Ишмиевлар Лельвиж-Югары Чура юл кырыйларын тәртипкә китерәләр.
Сәрдекбаш-Лельвиж юнәлешендә быел 20 миллион сумлык эш башкарылган. Сәрдекбаштагы ике күпер киңәйтелеп, җәяүлеләр өчен тротуар булдырылган, ярлар Урал ташы белән түшәлгән - матурлыгына хәйран калып карап торырлык. Киләсе елга биредә 3-4 тапкыр күбрәк күләмдә эш башкарыласы икән. Нырты-Төркәш-Яңа Чәбия юнәлешендә дә юл ремонтын дәвам итәргә ниятли төзүчеләр.
Юл төзү-ремонтлау эшләре төгәлләнсә дә, заводта җанлылык кимеми, кышкы сезонга әзерләнәләр. Юл чистарту техникасы ремонтланган, ком-тоз катнашмалары  җитәрлек тупланган.
Быел планда каралганнан бер ярымга диярлек артыграк эш  башкарылган. Эшчеләрнең дә, җитәкчеләрнең  дә күңеле шат. Капкадан керешкә заманча ашханәсе, 70 кешегә исәпләнгән киенү-чишенү бүлмәсе, душы, кием киптерү урыннары булган комплекс төзелеп килә. Кая карама яшел газоннар, чәчәк түтәлләре, "Юл төзү участогы бетә икән!" - дип хафага калган Кукмара халкы тыныч булсын: гөрләп үсеп килә ул!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International