2019 елның 9 ноябрендә Кукмара шәһәре «Олимп» Боз сараенда РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган хоккей буенча традицион турнир узды. Турнирда Кукмара шәһәренең «Ветераннар», Кукмара шәһәренең «Динамо-ОВД», Сосновканың «Витязь» командалары катнашты. Турнирның мактаулы кунаклары арасында Кукмара муниципаль районы башлыгы Димитриев Сергей Димитрий улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Нургалиев Рамил Ришат улы, Кукмара район прокуроры Шакиров Ришат Наил улы бар иде.
«Олимп» спорт мәктәбе фигуристкасы Гарипова Кәримә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәре, күп кенә конкурслар дипломанты Эдуард Асаповның чыгышы турнирның бәйрәм атмосферасын тудырды.
Турнир вакытында җанатарлар арасында зәңгәр линиядән капкага гол кертү һәм яшь уенчылары - снайперлар арасында гол кертү бәйгеләре оештырылды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы полиция подполковнигы Минимуллин Дамир Миңнегариф улы барлык катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырды.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Витязь» командасы, икенче урынны «Динамо – ОВД», беренче урынны «Ветераннар» яулады.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Нургалиев Рамил Ришат улы, район прокуроры Шакиров Ришат Наил улы призерларны һәм җиңүчеләрне котлап Кубок, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
.gif)