"Сынау проектын тормышка ашыру»

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның икенче сентябреннән башлап, диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү башланды.

        2019 елның ноябрь аенда диспансеризациягә 65 яшьтән узган утыз биш пенсионер китерелде, алар районның Починок Кучук, Нырты, Ядегәр, Яңа Сәрдек, Лельвиж авыл җирлекләрендә яшиләр. Ноябрь аенда учреждение тарафыннан 65 яшьтән өлкәнрәк йөз җитмеш сигез кешене карау өчен илтү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International