2019 елның 11 ноябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге белгечләре «Роналд Макдоналд Йорты» Хәйрия фондының чираттагы вебинарында катнаштылар .
Вебинарны «Роналд Макдоналд Йорты» Хәйрия фондының физкультура-сәламәтләндерү программасы директоры Бурый Илья Ефимович һәм АФК (адаптив физик культура) буенча инструктор – методист Бәшарина Татьяна Анатольевна үткәрде.
Әлеге вебинарда Даун синдромлы балалар катнашында видео дәресләр күрсәтелде. Инструктор-методист һәр дәрескә җентекле анализ ясады, әлеге диагнозлы балалар өчен АФК буенча дәресләрне оештыру буенча методик рекомендацияләр бирде.
Бу цикл вебинарлары бик файдалы һәм кирәкле булып тора. Аларны караганнан соң, белгечләр әлеге методикаларны үз эшләрендә кулланалар диярлек һәм инвалид балаларны реабилитацияләүнең уңай нәтиҗәләрен күрә.