Әдәплелек дәресе

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

       Һәр кеше уңай һәм тискәре сыйфатларга ия. Кешелеклелек сыйфатларының берсе булып әдәплелек тора.

       Бүген, 2019 елның 12 ноябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә «Әдәплелек дәресе»  уздырылды.  Балалар  “әдәплелек нәрсә ул?” дигән сорауга җавап алдылар.

       Әлеге дәреснең максаты-балаларда әйләнә-тирәдәгеләргә карата әдәпле мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңлау, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, этикет кагыйдәләре нигезендә тота белү сәләтен үстерү.

      Дәрестә социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы балаларны «этикет» һәм «әдәплелек» сүзләренең әһәмияте, өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, кунакта һәм башка җәмәгать урыннарында, ә аннары уен формасында әлеге белемнәрне ныгыттылар. «Исәнмесез», «рәхмәт», «зинһар», «гафу итегез» кебек әдәпле, ягымлы сүзләрне искә төшерделәр, әдәпле һәм тәрбияле кеше позициясеннән дөрес карар сайларга кирәк булган төрле тормыш хәлләрен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International