Район мәдәният йорты сәхнәсендә әниләр турында Традицион җыр һәм шигырьләр бәйгесенең сайлап алу турлары узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

11 һәм 12 ноябрь көннәрендә район мәдәният йорты сәхнәсендә әниләр турында Традицион җыр һәм шигырьләр бәйгесенең сайлап алу турлары узды. Ике көн эчендә жюри әгъзалары 349 номер карады. Үзешчән артистлар төрле сәхнә жанрларында: вокаль ансамбльләр, соло, нәфис сүз чыгыш ясадылар. Иң яхшы номерлар Әниләр көненә багышланган Гала-концертта тәкъдим ителәчәк, анда аларга дипломнар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International