Кәркәүчтә “Мәүлид кичәсе” үткәрелде

2019 елның 15 ноябре, җомга

Чарада мәгънәле вәгазьләр сөйләнде, мөнәҗәтләр әйтелде

Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көнен билгеләп үтү максатыннан, Кәркәүч авылы мәчетендә “Мәүлид кичәсе” үткәрелде. Мәхәлләдән мөслимәләр, абыстайлар кунакка килгән иде, төпле, мәгънәле вәгазьләр сөйләнде, хаҗдан кайтканнар сәфәрнең никадәр саваплы икәнен аңлатып үтте, авылыбызның ак яулыклы, саф күңелле апалары мөнәҗәт әйтте. Дини, милли бәйрәм мул табын артында узды. Җыелган халык бергәләшеп салават әйтте. Чараны оештыручыларга Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлек бирсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International