Кукмарада яңа җитәкче белән спортны үстерү турында сөйләшү булды

2019 елның 15 ноябре, җомга

Утырышка шәһәр мәктәпләре директорлары, тренерлар, спорт оешмалары җитәкчеләре, һәвәскәр спортчылар чакырылган иде.

“Галактика” балалар иҗат үзәгендә район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең яңа җитәкчесе Илсур Кашапов катнашында киңәшмә узды. Утырышка шәһәр мәктәпләре директорлары, тренерлар, спорт оешмалары җитәкчеләре, һәвәскәр спортчылар чакырылган иде. Сүз район халкын сәламәт яшәү рәвешенә чакыру, массакүләм спортка тарту турында барды, проблемалар уртага салып сөйләшенде, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләнде. Шулай ук мәктәп, оешма-предприятие, җирлекләр арасында спартакиада уздыру хакында да сөйләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International