2019 нчы елның 14 нче ноябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Кирилова Л.Р. һәм балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгече Гарифуллина М. Н. белән очрашу оештырылды.
Очрашу ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары планы кысаларында планлаштырылган иде.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре инвалид балалар арасында «Социаль челтәрләрдә куркынычсызлык, тыелган сайтларга, берләшмәләргә һәм төркемнәргә керүне профилактикалау», «Терроризм, аның күренешләре», «Җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга» темаларына профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Балалар һәм өлкәннәр өчен аларның хокуклары һәм бурычлары, хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы аңлатылды.