15 ноябрь көнне «Каенкай» балалар бакчасының нәниләре балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче Фирдания Закирова "Яраткан китапларны укып, һөнәрләрне сайлыйбыз"дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрде. Уен барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр җыйдылар, һөнәрләр исеменнән мәкальләр җыйдылар. Төрле китапларны укып, без үз һөнәрләре ярдәмендә танылган геройлар белән очрашабыз. Бергәләп балалар өчен язылган яраткан әсәрләрне искә төшерделәр: С. Михалков «Дядя Степа», К. Чуковский «Айболит», В. Маяковский " Кем булырга?". Чара вакытында балалар иң сирәк һәм гаҗәеп һөнәрләр турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.