15 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна "Наз" үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен “Күңелебездә без һәрвакыт яшь" дип исемләнгән ял сәгате үткәрде. Әлеге чара совет чорының рухы белән сугарылды һәм шул чор тематикасына багышланган викториналар һәм конкурсларны үз эченә алды.