15 ноябрь көнне балалар китапханәсендә якташыбыз-язучы Р.Бәшәрнең тууына 70 ел тулу уңаеннан «Ул балачак иленнән» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чарага 1 нче гимназиянең Ч.Т. Айтматов исемендәге 2б һәм 3б сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Алсу Багавиева балаларны язучының әдәби иҗаты дөньясына алып керде. Р.Бәшәрнең гыйбрәтле хикәяләре, зирәк шигырьләре кызыксынучанлыкны үстерә, тирә-юньне танып белергә булыша. Әңгәмә эчтәлекле презентация белән үрелеп барды. Балалар кроссворд чиштеләр, табышмаклар чиштеләр, шагыйрьнең күңелле һәм дәртле шигырьләрен сөйләделәр, «Урман әкияте»исемле инсценировка күрсәттеләр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.