Шулай ук укучылар өчен суд бинасы буйлап экскурсия үткәрелде
Кукмара 4нче урта мәктәбе укучылары «А дан алып Яга кадәр гадел хөкем» проектын тормышка ашыру кысаларында район судында булдылар.
Хөкемдар Рәмис Мутиев район судларында, присяжный утырышчылар институтында җинаять эше алып бару формасы турында сөйләде. Шулай ук ул укучыларга гражданлык-хокукый, административ һәм җинаять җаваплылыгы, җаваплылыкка тарту тәртибе һәм рәвешләре турында сөйләде, үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде.
Әлеге очрашу кысаларында суд администраторы Нурия Каюмова суд бинасы буйлап экскурсия үткәрде. Аның барышында укучылар суд эшчәнлеге белән таныштылар, суд утырышлары залларын, судьяларның һәм суд аппараты хезмәткәрләренең эш кабинетларын карадылар.