Ул бәйрәм буларак кына түгел, ә бөтен дөньяда балалар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтерлек көн буларак та, шулай ук балалар һәм өлкәннәр дөньясы арасында үзара аңлашуга юнәлдерелгән көн буларак та уйланылды.
2019 елның 20 ноябрендә, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелү уңаеннан, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан Кукмара районы Башкарма комитеты бинасында 9.00 сәгатьтә 102 каб. халыкны кабул итү оештырылачак.
Әлеге чараның максаты-балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура вәкилләре катнашачак,
Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге сораулар буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак:
баланың тормышка, рәхимсез мөгамәләдән, көчләүдән һәм куркынычсызлыкка хокукларын үтәү;
баланың сәламәтлеген саклауга һәм сәламәт үсешенә хокукын үтәү;
бала хокукларын үтәү, гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча,
мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү;
Социаль тәэминатка хокукны үтәү;
баланың торак, башка милек хокукларын саклау һ. б.