Этномириада " Халыкара конкурсы”

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары «Этномириада» Халыкара Традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестивалендә катнаштылар. Әлеге бәйге РФ Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән традицион мәдәниятне һәм халык сәнгать иҗатын саклау, торгызу һәм үстерү максатыннан үткәрелә.

Музыка мәктәбе һәм «район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениеләренең «Сандугач» җыелма ансамбле укытучылар Юзмеева З.Ә. һәм Каримуллин Н. Р. Җитәкчелегендә - 3 дәрәҗә лауреат, Трисова Яна – 2 дәрәҗә Лауреат, Галимуллин Айзат – 2 дәрәҗә Лауреат, Хәсәнова Мәдинә – 2 дәрәҗә Лауреат, Багитов Әсхәт – 1 дәрәҗә Дипломант, Хәсәнова Гөлмәрьям – 3 дәрәҗә Дипломант, укытучы Каримуллин Н.Р. – 2 дәрәҗә Лауреат! Укучыларны һәм укытучыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International