2019 елның 15-17 ноябрендә Арча шәһәрендә 2010 елгы командалар арасында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына хоккей турнирының 1 этабы узды. Турнирда Казан шәһәренең «Динамо-2», Казан шәһәренең «Зилант», Казан шәһәренең «Ак Бүре», Кукмара шәһәренең «Акулы», Киров шәһәренең «Вятка», Арча шәһәренең «Ракета» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Кукмара шәһәренең «Акулы» командасы өченче урынны алды һәм икенче этапка чыкты.