«Әнием кадерлем» әдәби-музыкаль кичә

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

27 декабрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Баһавиева 4 нче мәктәпнең 5б сыйныфы укучылары өчен «Әнием кадерлем» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Ул бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, «әни» сүзенең җирдә иң борынгы сүзләрнең берсе һәм барлык халыкларның телләрендә бертөсле яңгыравы турында сөйләде. Балалар зур теләк белән "Мәкальне дәвам ит" викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, "Әнкәй" җырына видеоклип карадылар.

Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы бугенге чараны бизәде. Укытучылар Семенова Светлана Владимировна, Курочкина Алия Миннерашитовна, Фәсхетдинова Эльвира Хәлиловна, Гомәрова Эльмира Габдрәшитовна, Рафиков Дамир Фарилович балаларны матур җырлар белән сөендерделәр, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International