Яңа буын талантлары

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

22 ноябрьдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Яңа буын талантлары» Бөтенроссия музыка сәнгате фестивале узды.

Конкурста Татарстан һәм Россиянең төрле почмакларыннан-Уфа, Самара, Казан, Яр Чаллы, Йошкар-Ола,Сарман, Лениногорск, Азнакай, Буа, Аксубай, Мамадыш, Арча, Кукмара, Байлар Сабасы һ.б.иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты. Катнашучыларны Россиянең күренекле сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, академиклар, илнең әйдәп баручы югары уку йортлары профессорлары, Композиторлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, шоу-бизнес вәкилләре бәяләде.

 Кукмара сәнгать мәктәбеннән музыка бүлеге укучылары Фатхуллин Азат, 2нче дәрәҗә лауреат дипломын яулаган Гыйләҗев Илмир да катнашты, 2нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды (җит. Хөснетдинова Л.М.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International