26 ноябрь көнне Кукмара балалар музыка мәктәбенең актлар залында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Залда утыручы барлык хатын - кызларны мәдәният идарәсе җитәкчесе Нуриев Р.Б., ветераннар советы рәисе Иванов В.К., музыка мәктәбе директоры Фәсхетдинова Э. Х. котлады.
Мәктәпнең фортепиано, кыллы, халык, хор һәм тынлы бүлекләре укучылары һәм укытучылары кадерле әбиләр һәм әниләргә үзләренең музыкаль котлауларын әзерләгәннәр иде. Бу концерт якты, матур көйлэр белән аверелеп барды.