27 ноябрь көнне “Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия” базасында туган тел һәм әдәбияты укытучыларының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысының һөнәри компетентлыгын камилләштерү формасы буларак профессиональ конкурслар» темасына багышланган республика семинары үтте. Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы Һадиева Г.В. һәм доцент Гыйләҗева Л.Г. укытучыларны һөнәри бәйгеләргә карата куелган таләпләр һәм аларга әзерләнү үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Семинарның гамәли өлешендә Кукмара 3нче номерлы мәктәпнең туган тел укытучылары Яппарова М.Р. һәм Нәҗмиева В.Г. осталык дәресләре күрсәттеләр. Семинар һәркем өчен файдалы һәм нәтиҗәле булды.