«Беренче тапкыр китапханәгә» экскурсия

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

 Балаларны китапка кечкенәдән үк җәлеп итү, булачак китап укучыларыбызны тәрбияләү өчен, балалар китапханәсе даими рәвештә үзенә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны чакыра. Бу юлы кунакка «Ромашка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәреннән балалар килде. Китапханәче Фирдания Закирова «Беренче тапкыр китапханәгә» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Балалар презентация карадылар, китапларның ничек барлыкка килүен, ни өчен кирәк булуын белделәр, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар әкияти викторина сорауларына актив җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, матур китаплар һәм журналлар карадылар, төсле энциклопедияләр белән таныштылар, видеофильм һәм мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International