Әдәби кичә "А. Дементьевка багышлана..."

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

28 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсенең уку залында «Современница»хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна «А. Дементьевка багышлана»дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Кичәне алып баручы слайд-презентация ярдәмендә шагыйрьнең тормышы һәм иҗади язмышы турында сөйләде. Клуб әгъзалары А.Дементьев сүзләренә язылган шигырьләр һәм җырлар белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International