"Кулга ияләдергәннәр өчен, без җаваплы" экологик дәрес

2019 елның 29 ноябре, җомга

30 ноябрь көнне бөтен дөньяда йорт хайваннары көне билгеләп үтелә.  «Росинка» клубының чираттагы танып-белү дәресе йорт хайваннарына багышланды. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова балаларны бу көннең тарихы белән таныштырды, хайваннар турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, кызыклы сорауларга, табышмакларга һәм кызыклы тест сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан чарада катнашучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.

Чара В.Алексеевның «Безнең дуслар» җырына төшерелгән клибын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International