Безнең һәрберебез китап белем бирүнең төп чыганакларыннан берсе икәнлеген белә, ә балаларда уку белән кызыксынуны мәктәпкәчә яшьтә үк башларга кирәк. Балаларның китапханә турындагы белемнәрен тулыландыру максатыннан 29 ноябрь көнне балалар китапханәсенә «Китапка беренче адымнар» дип исемләнгән экскурсия-танышу оештырылды. Анда тәрбиячеләр, «Кояшкай» балалар бакчасының кече төркем балалары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Балалар зур кызыксыну белән китапханәче Фирдания Закированың сөйләвен тыңладылар. Ул балаларны матур китаплар һәм журналлар, китапханә кагыйдәләре белән таныштырды: китапханәгә ничек язылырга, китапларны ничек сайларга, абонемента һәм уку залында үзеңне ничек тотарга, "Әкият геройлары" дип исемләнгән викторина үткәрде. Чара видеофильм һәм мультфильм карау белән тәмамланды.