Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Ведомстводан тыш сак хезмәтенә - 60 ел
2012 елның 30 октябре, сишәмбе
-1964 елның сентябрендә мине Казанга Эчке эшләр министрының кадрлар буенча урынбасары янына чакырып алдылар, ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәте начальнигы Гали Дәүлиев тә шунда иде. Анда Кукмарада сак бүлеге оештыру һәм мине әлеге бүлекнең начальнигы итеп билгеләү турында сөйләшү булды. Ул вакытта мин өлкән оперуполномоченный вазыйфасын башкара идем. Саба һәм Кукмара районнары берләшкәнлектән, сак бүлеген Саба Эчке эшләр бүлеге каршында, ә дислокация урынын Кукмарада билгеләделәр. Сак бүлеген янгын часте бинасының зур бер бүлмәсенә урнаштырдык, анда ремонт ясадык, уңышлы гына эшли башладык.
1964-65 елларда поселокта электр белән тәэмин ителеш даими түгел иде. Эре сәнәгать предприятиеләренең үзләренең дизель электр станцияләре бар, эштән соң төнге вакытта исә ут, гадәттә, булмый. Шуның өчен объектларны сак сигнализациясе приборлары белән җиһазландыру мөмкин түгел иде.
Әмма без шактый тиз арада җитәкчеләрнең һәм район халкының ышанычын яулый алдык. Безнең хезмәтне кирәк түгел дип санаучылар да, соңрак үз объектларын сак астына алуны сорап мөрәҗәгать итә башладылар. 1967 елдан сакланыла торган объектларны сигнализация белән җиһазландыра башлагач, хезмәтебезнең нәтиҗәлелеге тагын да артты. Кайбер авыл җирлекләрендә кибетләргә сигнализацияләр куйганнан соң, җинаятьләр саны кимеде. Сәүдә ноктасына керергә җыенган караклар, сигнализация эшли башлауга, куркып йөгерәләр иде. Соңрак 105 кибеткә мондый төр прибор урнаштырылды, - ди ул.
В.Антипов бүгенге көндә сак бүлеге ветераннары советы рәисе вазыйфасын башкара. Үзе белән озак еллар бергә эшләгән өлкән ветераннарны беркайчан игътибарсыз калдырмый, җитәкчелек белән берлектә һәрдаим ярдәм итеп торырга тырыша.
Кукмара ведомстводан тыш сак бүлегендә җитәкчелек иткән вакытта Василий Михайлович бүлекнең материаль-техник базасын ныгытуга да зур көч куя. Аның кул астында үз эшләрен зур җаваплылык тоеп башкаручы кадрлар әзерләнә. Әйтик, Илһам Сабитов 1984-92 елларда бүлек белән җитәкчелек итә. Илһам Габделхәй улын Кукмара эчке эшләр бүлеге начальнигының урынбасары, соңрак район җәмәгать иминлеге милициясе начальнигы итеп билгелиләр. 1992-95 елларда җитәкче булып үзәкләштерелгән сак пульты оешуның беренче көненнән үк бүлектә хезмәт иткән Рашат Миннехуҗин эшли. 1995 елдан җитәкче вазыйфасын Радик Шәрәфиев кабул итеп ала. Ул 2004 елда Киров өлкәсенең Нократ Аланы Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары итеп күчерелде. Бүгенге көндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы - Ленар Шәйхетдинов.
Хәзерге вакытта бүлектә өч мобиль тоткарлау, банк учреждениеләрен саклау буенча төркемнәр, "Фобос" һәм "Юпитер" сак системасы идарәсе программасы белән җиһазландырылган бер үзәкләштерелгән сак пункты бар. Алар ярдәмендә объектлар һәм гражданнарның фатирлары саклана. Заманча сигнализация һәм махсус әзерләнгән хезмәткәрләр ярдәмендә районда 179 объект, 73 фатир һәм гражданнарның шәхси йортлары саклана. Полиция посты 2 банкны саклый.
Ведомстводан тыш сак бүлегендә үз эшәренә чын мәгънәсендә бирелгән хезмәткәрләр эшли. 2006 елның 13 гыйнварында кичке тугызынчы яртыларда Кукмара поселогындагы "Венера" кибетенең милицияне тиз арада чакыру сигналы эшләде. ПА-825 тоткарлау төркеме: М.Мөхәррәмов, Г.Бидюк, И.Галимуллиннар тиешле адрес буенча килеп, объектка кораллы талау ясалуын ачыклады. Тиз арада якын-тирәдәге урамнар тикшерелде һәм җиңел автомобиль астына яшеренергә җыенучы ике гражданин тоткарланды. Алар икесе дә Федераль эзләүдә булган Удмуртия Республикасы кешеләре иде. Шәхси тикшерү вакытында алардан ике кара маска, кулдан ясалган пистолет,12 калибрлы ау мылтыгы кисеме, аңа 10 ядрә һәм 15 мең сум акча алынды. Мондый мисалларны шактый китерергә булыр иде. Һөнәри яктан яхшы хәзерлекле хезмәткәрләр үз бурычларын яхшы үтиләр. Полициянең өлкән прапорщигы И.Галәвиев, полициянең өлкән сержанты Р.Нуриев, бүлек командиры, полиция прапорщигы Р.Фәйзрахманов, полициянең өлкән сержантлары А.Яппаров, И.Яруллин, И.Галимуллиннар тырышлыгы белән күп кенә җинаятьләр һәм хокук бозулар булмый калды.
Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында, урамнарда тәртип саклау, җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны кисәтү белән дә шөгыльләнәләр. Узган ел 19 җинаять эше кисәтелде һәм ачылды, административ хокук бозган өчен 1268 кеше тоткарланды, сак объектларына керергә тырышуның 4 очрагы туктатылды, эзләүдә булган 14 кәрәзле телефон ачыкланды.
Бүлектә кадрлар мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Яңа гына эшкә урнашучы һәр хезмәткәр белән көрәш алымнарына өйрәтү буенча инструкторлар шөгыльләнә. Полиция майоры М.Сөләйманов - кул сугышы буенча спорт мастеры, дзюдо һәм сугышчан самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат, полиция сержанты И.Исмәгыйлев милли көрәш буенча спорт мастеры.
Соңгы берничә елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең ведомстводан тыш сак бүлеге барлык күрсәткечләр буенча да беренче бишлектә бара. 2007 елда подразделение - беренче, 2011 елда өченче, 2012 елның 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Каримәбызда — бронза!
Кәрима Шайдуллина Татарстан Беренчелегендә йөзү буенча 100 метрга баттерфляй дистанциясендә өченче урынны яулады. Бу Кукмара районының яшь спортчысы өчен беренче җитди уңыш.
Безнең тренер — Россиянең иң яхшылары арасында!
11 апрельдә Казанда самбо буенча Бөтенроссия ярышлары узды. «Зилант» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Альберт Шангараев мактаулы 2-нче урынны яулады. Бу барлык тәрбияләнүчеләр өчен үрнәк.
Безнең шахматчылар — Татарстанның иң көчлеләре арасында!
10-12 апрель көннәрендә Яр Чаллыда республиканың команда чемпионаты узды. Кукмара районының хатын-кызлар җыелма командасы алтын медаль яулады, ир-атлар командасы — көмеш. Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз