«Китап сезне кунакка чакыра» экскурсия-танышу

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

9 декабрь көнне балалар китапханәсе китап укучыларны каршы алды. 4 нче мәктәпнең 1Б сыйныфы укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «Китап сезне кунакка чакыра» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар өчен китапханә белән танышу – яңа кызыклы дөнья ачу. Абонемент һәм уку залы белән танышканнан соң, беренче сыйныф укучылары китапларга сакчыл караш, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар, әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, мультфильмнар карадылар. Чара абонемента тәмамланды, беренче сыйныф укучылары китапханәгә язылдылар, үзләренең беренче китабын һәм мәдәни көндәлегендә билге алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International