2019 елның 9 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында «мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерүдә музыкаль-бию һәм фольклор уен культурасы» проектын тормышка ашыру максатыннан Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Кукмара шәһәренең «Шәфкать» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Без бергә» дип исемләнгән концерт-күңел ачу программасы оештырдылар.
Әлеге чара коммуникатив өлкә, психик функцияләрне (фикерләү, хәтер, игътибар, күзаллау) коррекцияләүгә юнәлдерелгән.