2019 елның 4 декабрендә Кукмара шәһәренең 5 нче номерлы « Йолдызлык» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында тиз шахмат буенча шәхси-команда беренчелеге узды. Җиңүчеләргә медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Призлы урыннарны алдылар:
малайлар арасында:
1 урын - Нәҗметдинов Тимур Айрат улы ("Йолдызлык" балалар бакчасы);
2 урын - Кирилов Тимур Алексеевич ("Йолдызлык" балалар бакчасы);
3 урын - Гайнетдинов Илнур Ирек улы ("Чулпан" балалар бакчасы)
кызлар арасында::
1 урын- Шакирова Алинә Фәрхәт кызы ("Ләйсән" балалар бакчасы);
2 урын - Тимергалиева Азалия Айнур кызы ("Йолдызлык" балалар бакчасы");
3 урын - Мортазина Раида Нурсил кызы ("Каенкай" балалар бакчасы );
команда зачетында:
1 урын - Кукмара шәһәренең «Йолдызлык» балалар бакчасы;
2 урын - Кукмара шәһәренең «Ләйсән» балалар бакчасы;
3 урын - Кукмара шәһәренең «Салават күпере» балалар бакчасы.
Ярышларны балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профиль) үзәге һәм Кукмара шәһәренең «Йолдызлык» балалар бакчасы оештырды.