6 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Кемерово өлкәсендә фристайл буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярышларда 6 кешедән торган безнең фристайлистлар Татарстан Республикасы данын якладылар. Ски-кросс дисциплинасында Гарифуллина Алинә 5 нче нәтиҗә күрсәтте. Команда үз чыгышлары белән 2020 елның февралендә Красноярск шәһәрендә узачак Россия укучылары Спартакиадасына финалга чыгуны тәэмин итте.