13 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна «Наз» үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен «Яңа ел ишек шакый»дип исемләнгән Яңа ел программасы үткәрде. Ял итүчеләр «Шаян викторина»да, «Кышкы табышмак», «Тычканны тап» «Песи-тычканы» уеннарында һәм конкурсларда актив катнаштылар, шулай ук «Курочка Ряба» әкиятендә уйнадылар.