13 декабрь көнне балалар китапханәсендә А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 2а сыйныф укычылары өчен балалар шагыйре Сергей Михалков иҗаты буенча «Балачак иленнән» дип исемләнгән әдәби сәяхәт узды.
Чара башында китапханәче Гөлфия Хафизова аларны авторның иҗаты белән таныштырды. Балалар яраткан язучының шигырьләр һәм әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясады. Укучылар аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр. «Ә нәрсә сездә?» шигыре буенча әзерләгән сценка күрсәттеләр. «Мой щенок» һәм «Дядя Степа» мультфильмнарын караганнан соң, әдәби викторинада катнаштылар. Күп композиторлар аның шигырьләренә музыка иҗат иткәннәр. Балалар "Без барабыз, барабыз, барабыз..." дигән җыр тыңладылар.
"Менә нинди компания» дип исемләнгән китап күргәзмәсе балаларда зур кызыксыну уятты. Алар китаплар белән таныштылар һәм өйләренә укырга алдылар.