Кукмара балалар сәнгать мәктәбе Фестиваль-конкурста катнашты

2019 елның 13 декабре, җомга

Сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, милли мәдәниятне популярлаштыру максатыннан 7-8 декабрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында "Илһамият"халыкара сөйләм һәм вокаль башкару фестиваль-конкурсы үткәрелде. Конкурста балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка һәм гомуми белем бирү учреждениеләре, училищелар укучылары; балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары, мәдәният йорты, район мәдәният йорты тәрбияләнүчеләре, балалар, яшьләр коллективлары катнашты. Студентлар-сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә урта һәм югары уку йортлары укучылары, шулай ук башка югары уку йортлары студентлары. Казанда һәм Татарстан Республикасында эстрада сәнгатенә мәхәббәт һәм сәләтләре булган кешеләр. 

   Кукмара балалар сәнгать мәктәбе шулай ук Фестиваль - конкурста катнашты, анда Корбанагалиев Булат һәм Глухова Элина дуэты 3 дәрәҗә Диплом яулады; Ющик Эрика, Хәбибуллин Ислам, Мөбәрәкшина Сиринә,Нәҗипов Сәид шулай ук 3 дәрәҗә Дипломга лаек булды. (җитәкче Хәбибуллина Д.Р.). "Вокал башкару" номинациясендә Фатхуллин Азат 3 дәрәҗә лауреат дипломына, Хантимирова Рисана 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды. (җитәкче Хөснетдинова Л. М.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International