Яр Чаллы шәһәрендә "Без бергә булганда" проекты кысаларында Халыкара конкурс-фестиваль узды.

2019 елның 13 декабре, җомга

Яр Чаллы шәһәрендә "Без бергә булганда"проекты кысаларында Халыкара конкурс-фестиваль узды. Конкурста концерт оешмаларында, театрларда, радиода, телевидениедә, кинода эшләүче коллективлар да, аерым башкаручылар да, музыка һәм театр югары уку йортлары студентлары, башлангыч, урта һәм урта махсус сәнгать һәм мәдәният уку йортлары укучылары да катнашты. Жюри составына академиклар, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Новосибирск югары уку йортлары профессорлары, мәдәният өлкәсендә атказанган хезмәткәрләр һәм әйдәп баручы экспертлар керде.

     Кукмара балалар сәнгать мәктәбе "Вокал-соло" номинациясендә музыка бүлеге укучысы Минегалиев Радик 2 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. (җитәкче Нурмеева Л.И.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International