Кукмарада 12 яшь граждан тантаналы рәвештә паспортлар алды

2019 елның 13 декабре, җомга

Чара «Бердәм РОССИЯ»партиясенең Кукмара җирле бүлекчәсе тарафыннан «Гражданлык сәгате»партия проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү һәм «Гражданлык сәгате» партия проектын тормышка ашыру кысаларында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Кукмара җирле бүлеге тарафыннан районның 12 яшь гражданына паспортлар тапшыру оештырылды.

Яшь партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Равия Каримуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыпова, район ветераннар советы рәисе, шәһәр Советы депутаты Валентин Иванов, полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча начальнигы Эльвира Закирова, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшапов балаларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котладылар.

Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Равия Каримуллина билгеләп үткәнчә, хәзер балалар гади генә түгел, ә Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары. «Сез гражданлык бурычын үтәрсез дип ышанам: укуда өлгереп, районның иҗтимагый тормышында катнашырсыз. Без сезнең һәрберегезнең кадерен беләбез. Сезне 14 яше тулу белән котлыйм!» ,- диде ул.

Балаларга Россия флагы төсләрендәге паспорт тышлыклары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә алар, үз чиратында, Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы йөртергә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International