Кукмара балалар сәнгать мәктәбе социаль партнерлык кысаларында «Шәфкать»тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия концерты уздырды. Чараның төп максатларыннан берсе булып укучыларда гүзәллек хисен үстерү, аларда сәламәт сәнгать тәмен формалаштыру, сәнгать һәм әдәбият әсәрләрен аңлый һәм бәяли белү, табигатьнең матурлыгын һәм байлыгын үстерү торды.
Музыка һәм театр бүлеге укучылары балалар өчен күңелле номерлар әзерләгәннәр. Үзәк хезмәткәрләре, балалар һәм аларның әти-әниләре концерттан бик канәгать булдылар һәм укучыларга, сәнгать мәктәбе укытучыларына зур алкышлар белән рәхмәт әйттеләр