Татарстан Республикасында 2019 елның 18-20 сентябрендә «Патриот» республика спорт - патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының (берләшмәләренең) XVI ачык слеты узды, аның нәтиҗәләре буенча Кукмара муниципаль районының «Яшь коткаручы» командасы призер булды.
Җиңүче буларак, команда Мурманск өлкәсенең Гаджиево бистәсендәге Төньяк флотның 24 су асты көймәләре дивизиясенә кергән «Тигр» шефлыкка алынган атом су асты көймәсенә сәфәр белән бүләкләнде. Сәфәрнең максаты-Төньяк флотның су асты көймәләре һәм корабльләре белән танышу.
Сәфәр 2020 елның 4-6 гыйнварында планлаштырылган.