18 декабрь көнне Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Әкият»Татар дәүләт курчак театрында узган Яңа ел чыршы бәйрәменә бардылар. Балаларга Аладдин, Жасмин, Джин, Микки Маус һәм башка әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән тамаша, табышмаклар һәм башваткычлар белән мавыктыргыч шоу, җырлар, биюләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән, күңелле конкурслар, ярышлар һәм әлбәттә, Кыш Бабай һәм Кар кызы тәкъдим ителде.