Кәчимирдә мәдәният йорты ачылды

2019 елның 20 декабре, җомга

Биредә 50 кешегә исәпләнгән концерт залы, китапханә бар. Шулай ук клубка кинопроектор да кайтарылган.

Бүген Кәчимир авылында республика программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Авыл халкының шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин уртаклашты. “Домострой” җәмгыяте җитәкчесе Азат Нәбиев клуб мөдире Миләүшә Әхәтовага символик ачкыч тапшырды.

- Федераль һәм республика программаларының барысында диярлек уңышлы гына катнашып киләбез. Әлеге мәдәният йорты да программа кысаларында сафка басты. Алдагы елларда авылга яңа ФАП та төзергә планлаштырабыз. Шулай ук юллар проблемасы да хәл ителер, - диде район башлыгы. – Республикага бирелгән 400 грантның 82се Кукмарага булды. 7 грант исә сезнең җирлеккә биреләчәк. Программалар буенча алга таба да күп эшләнәчәк.

Тантаналы төстә ал тасманы кискәннән соң, һәркем бина эченә үтте. Клубны төзү эшенә быелның март аенда керешкән булганнар. Берничә ай эчендә мәһабәт зур бина булып калкып чыккан ул. Биредә 50 кешегә исәпләнгән концерт залы, китапханә бар. Шулай ук клубка кинопроектор да кайтарылган.
Клуб ачылу бәйрәменә килүчеләр районыбыз үзешчәннәре әзерләгән концертны карап таралышты.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International