«CarLes» белгечләре инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Яңа ел шәмдәле» һәм «Имбир прәннеген бизәү» дигән мастер-класслар уздырдылар.

2019 елның 20 декабре, җомга

2019 елның 19 декабрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә «CarLes» сәүдә маркасы белгечләре инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Яңа ел шәмдәле» һәм «Имбир прәннеген бизәү» дигән мастер-класслар уздырдылар.

        Беренче мастер-класс табигать материалларыннан: каен агачлары, чыршы ботаклары һәм күркәләрдән Яңа ел шәмдәлен ясауга багышланган иде.

        Балалар да, ата-аналар да бик тырыштылар, шуңа күрә шәмдәлләр бик матур килеп чыктылар.

       Киләсе этап имбир прәннеген бизәү иде. Һәр катнашучы үзен кондитер итеп тойды. Балалар һәм әти-әниләр үз фантазияләрен күрсәттеләр, әуңа күрә һәр прәннек үзенчәлеге белән аерылып торды.

       Матур төргәктә бизәлгән прәннекләр Яңа елга менә дигән бүләк булды. Иң яхшы бүләк - үз куллары белән ясалган сувенир.

       Балалар һәм аларның әти-әниләре мастер – классларны оештыручыларга, талантлы педагогларга, үз эшләренең осталарына - «CarLes» хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерделәр .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International