2019 елның 21 декабрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тимераякта фигуралы шуу буенча Ачык Беренчелек узды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

   2019 елның 21 декабрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тимераякта фигуралы шуу буенча Ачык  Беренчелек узды. Ярышларда Казан, Мамадыш, Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы, Баулы, Ижау, Әлмәт, Кукмара шәһәрләреннән 176 катнашучы катнашты.

       Бозда биюдә СССРның спорт мастеры, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, Россия тимераякларында фигуралы шуу Федерациясенең башкарма комитеты, тренерлар советы һәм судьялар коллегиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы тимераякларында фигуралы шуу  федерациясе вице-президенты Евгений Андреевич Безменов ярышларның мактаулы  кунагы булды.

   Ярыш нәтиҗәләре буенча:

     Бадышева Зәлинә-2 урын (3 яшүсмерләр разряды) 2011 елгы кызлар арасында,

    Шакирова Эмилия-3 урын (3 яшүсмерләр разряды),

    Гарифуллина Гөлия -1 урын (яшь фигуралы шуу остасы) кызлар арасында 2011 елгы һәм аннан өлкәнрәк кызлар арасында,

    Гобәйдуллина Диләрә -2 урын (яшь фигуралы шуу остасы).

    Габидуллина Эльвина -3 урын (Яшь фигуралы шуу остасы) кызлар арасында 2013 елгы.

 Тренер Крисько Арина Олеговна ярдәме белән безнең фигурист кызларыбыз яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International