2018 елдан соң туган беренче һәм өченче балага бирелэ торган түлэү турында.

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 нче елның 09 февралендә кабул ителгән 67 нче номерлы карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнвареннан авыл жирлегендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү акчасы билгеләнә.

          Әни кеше беренче баласын 25 яшь тулганчы алып кайтса 50000 сум;

          29 яшь тулганчы өченче баласын алып кайткан әниләргә 100000 сум булачак.

          Әмма бу акчаны алуның махсус шартлары бар. Бу шартлар түбәндәгеләр:

          -Баланың 2018 елның 1 гыйнвареннан сон туган булуы;

          -Әнинең дә, баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш;

          -Авыл жирлегендә 3 ел яшәгән булуы.

          -Бала туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгәть итәргә кирәк.

 

          Бер тапкыр бирелә торган түләү акчасын билгеләү өчен түбэндәге документлар тапшырыла:

          -паспорт

          -бала туу турында таныклык

          -банкта ачылган счет реквизитлары.

Районда  ел башыннан беренче балага 50 мең сум күләмендәге түләүне – 73, өченче бала  өчен 100 мең  сумны 11  ана  алган.  

 

Мамашир  авылыннан  Ильнария Газизуллина  100 мен сумга ия булды.

          Мөрәҗәгәт итү өчен телефоннар: 2-83-94, 2-61-09, 2-76-11

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International