2019 елның 22 декабрендә «Зилант» спорт комплексында 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Кыш Бабай призына Кукмара муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Беренчелектә 5 команда катнашты: Зилант(егетләр), Янил, Зилант-1(кызлар), Зилант-2(кызлар), Зур Кукмара. Зилант-1 командасы(кызлар) җиңүче булды , 2 урында –Зилант(егетләр), 3 урында – Зур Кукмара. Җиңүче команда кубок, грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. Призерлар-грамоталар һәм медальләр.