2019 елның 18-20 декабрендә Киров-Чепецк шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләре Халыкара йөзү федерациясе (МСК) Я.Шамарова истәлегенә багышланган ачык өлкә ярышларында катнаштылар. Ярышларда Марий Эл, Воркута, Пермь, Казан, Киров, Соликамск һәм башка шәһәрләрдән 500 дән артык спортчы катнашты. Альберт Закиров шәкертләре югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: Азалия Шаһиева (А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей) 50 м га брасс белән йөзүдә көмеш, 100 һәм 200 метрга брасс белән йөзүдә бронза медаль яулады. Алсу Зайцева (3 нче мәктәп) 50 м га ирекле стиль белән йѳзүдә җиңүче, 100 м га ирекле стиль белән йѳзүдә бронза медаль яулады. Без тәрбияләнүчеләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез.