2019 елның 22 декабрендә «Зилант» спорткомплексында 2005-2006, 2007-2008, 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында самбо көрәше буенча И.В.Кондаков призына ачык турнир булып узды. Турнир җиңүчеләре: Давид Васильев, Инсаф Нурәхмәтов, Даниэль Петров,Айрат Хисмәтов, Тимофей Кондаков, Караваев Глеб, Тимур Галәветдинов, Айдар Шәйхетдинов, Богдан Тимофеев,Рузил Тимербаев,Инсаф Кәримов(Кукмара), Алишер Дорофеев, Аркадий Панагушин, Максим Захаров, Денис Богомолов, Абрам Жуков (Вятка Аланы), Раил Йосыпов, Әлфис Шәйхетдинов(Чистай).Җиңүчеләр кубоклар, грамоталар һәм медальләр, призерлар – грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде, шулай ук һәр катнашучыга яңа ел бүләге тапшырылды.