Декабрь аенда балалар китапханәсе укучылары 4 нче номерлы урта мәктәбенең 5Б сыйныф укучысы Вәлиуллин Аяз һәм А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 7Б сыйныф укучысы Ясавиев Алмаз китап белгечләре һәм китап сөючеләр өчен «Крылья, разносящие мысли» дип исемләнгән халыкара онлайн-спринтында катнаштылар.
Владивосток шәһәренең Приморье крае балалар китапханәсенең спринт биремнәрен бирү балаларда зур кызыксыну уятты. Алар китап һәм китап басмалары турында бик күп яңа белемнәр алдылар. Яңа терминнар белделәр, сүзлек багажын тулыландырдылар. Балаларга мондый чарада катнашу бик ошады. Алар спринт биремнәрен уңышлы үтәделәр һәм җиңүчеләр булдылар.